«Сәламәт булсаң, бар да булыр»: сәламәтлек сәгате (12+)

7 апрель көнне 23 нче санлы китапханәдә урта мәктәп яшендәге балалар өчен «Сәламәт булсаң, бар да булыр» дигән сәламәтлек сәгате узды. Чара Бөтендөнья сәламәтлек көне кысаларында балаларны сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү максатларында оештырылды. 

Здоров будешь все добудешь
23ф. Час здоровья «Здоров будешь – все добудешь»..
23ф. Час здоровья «Здоров будешь – все добудешь».
23ф. Час здоровья «Здоров будешь – все добудешь»

Балалар белән сәламәт тормыш рәвешенең әһәмияте, аның бәһасе, аның кеше тормышында роле турында әңгәмә узды, «Убырлы Карчыкка әверелмәс өчен нишләргә?» дигән гыйбрәтле әкият укылды. 

Катнашучылар үз белемнәре, көн тәртибе белән уртаклашты, «Сәламәт кеше – ул…» исеме астында сорауларга җавап бирде. Балалар «Зарарлы гадәт», «Телеграммалар», «Асты – өскә, барысы да киресенчә» бәйгеләрендә катнашты, соңгысында файдалы киңәшләрнең шифрын ачты. «Ромашка» уенында исә сәламәт туклану һәм яшелчә, җиләк-җимешләрнең дәвалау үзлекләрен ачты. Шулай ук «Сәламәт кешегә бар да яхшы» дигән шаян викторина сорауларына җавап бирде, «Сәламәтлек дуслары» табышмакларын чиште.

Чара барышында тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр эчү, наркоманлык кебек проблемалар буенча фикер алыштылар. Танышу өчен тематик китап һәм вакытлы матбугат басмалары күргәзмәләре әзерләнгән иде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: